
Бәйге Татарстан Республикасы картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында социаль хезмәт алучылар өчен үткәрелде. Читтән торып үткәрелгән этапка Ирина Георгиевна үзе иҗат иткән “Живи, наш Татарстан!» шигырен жюри хөкеменә җибәргән иде. Сигез конкурсант арасында аның эше иң яхшысы дип табылды. Җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү Норлатта үтте. Диплом һәм бүләкне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева тапшырды.
- Шунысы куанычлы, социаль хезмәт алучылар арасында төрле юнәлешләрдә талантлы активистлар бар. Моның өчен рәхмәт сезгә, - дип, катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Юлия Ивановна.
-Чыгыш ясавы бик дулкынландыргыч, әмма бик күңелле булды. Минем эшем иң яхшысы булып танылды, бик сөендем. Һәммәгезгә иҗади уңышлар телим, - дип сүз алды Ирина Георгиевна.
