ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Үткән ялда Тукай авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Алдагы көнне укучылар, авыл китапханәчесе Люция Самат кызы белән берлектә, авыл урамы буенча такмак әйтеп һәр йортка кереп күчтәнәчләр җыеп йөрделәр. Аларны бер йорттан да буш чыгармадылар. Өлкәнрәк әби-бабайлар теләкләрен әйтеп, 

балаларның аркаларыннан сөеп, апаларына рәхмәт укып озатып калдылар. Икенче көнне, Мәдәният йорты каршында, шул җыелган әйберләр белән гөрләтеп бәйрәм уздырдылар. Иртәдән музыка яңгырап торды, коймак исе борынны кытыклады, тиздән авыл халкы да җыела башлады. Сәгать 10да бәйрәм башланды. Укучы балалар белән Люция Самат кызы бәйрәмгә багышлап кызыклы монтаж хәзерләгән иде. Кыш бабай ролен 9нчы сыйныф укучысы Сәгъдиев Илмир, Нәүрүзбикәне 10 нчы сыйныф укучысы Мифтахова Вәсилә башкарды. Татар халык киемнәреннән чыккан башка укучылар җырладылар, биеделәр, төрле уеннар оештырдылар. Аннары авыл халкы белән уен-ярышлар оештырылды, килгән һәр кешегә бүләкләр бирделәр. Шуннан соң теләкләрне әйтеп, бөтен кайгы-хәсрәтне, усаллыкны үзе белән алып китсен дип, карачкыны яндырдылар. Бәйрәмдә һәр кеше тәмле коймактан авыз итте, кайнар чәй эчте. Дәртле музыка  күңелләрне тагын да күтәрде, бәйрәмгә ямь өстәде. Аны  Мөхәммәтҗанов Рамис оештырды.

 

Авыл тормышына күңелле бер үзенчәлек өстәгән бәйрәмнән авыл халкы тагын шулай очрашырга язсын дип, рәхмәт әйтеп таралыштылар. 

 

Люция Нигъмәтуллина.

Торак фондына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында, “Спасагрострой” җәмгыяте быел Болгарда – биш һәм Полянкада бер йортка капиталь ремонт ясарга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International