Татарстан Республикасында иреклелекне үстерү һәм «Добро.Фестиваль #МЫМЕСТЕ» концепциясен гамәлгә ашыру максатларында 2021 елның 1 сентябреннән 7 сентябренә кадәр ел саен уздырыла торган «Көзге изгелек атнасы» гомумроссия ирекле акциясе узды.
Акция иреклелек (волонтерлык) эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча үткәрелде. Шундый юнәлешләрнең берсе булып экологик иреклелек тора. Әлеге юнәлеш кысаларында 7 сентябрь көнне Иж-Борискино авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Чиста хөрмәт»дип исемләнгән өмә оештырылды.