Спас муниципаль район башлыгы урынбасары С.и. Тюнев Семенованы 95 яшьлек юбилее белән котлады, Мария Петровнага Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин, Спас муниципаль районы Башлыгы Ф. В. Мөхәммәтов исеменнән котлау открыткасы, бүләк җыелмасы, чәчәкләр тапшырды. Юбилярны шулай ук ветераннар советы рәисе Т. Н.Бурумова, Полянка авыл җирлеге башлыгы Сибгатуллина Г. Г., социаль яклау хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары котлады.