Спас районында хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү үткәрелә.

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

2021 нче елда Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында 31 белем бирү оешмасына һәм 4 мәдәният өлкәсенә караган оешмаларга хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелә.

Мәгълүматны җыю һәм гомумиләштерү гамәлдәге законнарда билгеләнгән 5 гомуми критерий буенча уздырыла (алга таба - «бәяләү критерийлары»):

  • белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы; хезмәтләр күрсәтү шартларының уңайлылыгы;
  • инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалану;
  • оешмалар хезмәткәрләренең шәфкатьлелеге, ихтирамлылыгы; хезмәтләр күрсәтү шартлары белән канәгатьлек.

Мәгариф һәм мәдәният өлкәсе оешмалары хезмәтләренең сыйфатын бәйсез бәяләүне уздыру эшен «НОВИ» тикшеренү үзәге оештыру-операторы гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International