Яшьләр туры кысаларында «Авыл көче» дигән эшлекле уен үткәрелде, аның ярдәмендә 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр көче белән авыл җирлекләрен үстерү мөмкинлекләре ачыкланды. Полянка авыл җирлеге, Өчкүл, Үрнәк, Кызыл бистә, Никольский авыл җирлекләре, Спас муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты үз идеяләре һәм теләкләре белән катнаштылар. Сәламләү сүзе белән Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Савинов чыгыш ясады.