Спас муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы.

2021 елның 24 августы, сишәмбе

24 августта Спас муниципаль районы Башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов Спас муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта Федераль куркынычсызлык хезмәте, Прокуратура, Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге вәкилләре, Спас районы авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы көненә, Белем көненә, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре каралды.

Спас муниципаль районы территориясендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча үткәрелә торган профилактик чаралар турында район учреждениеләре җитәкчеләре дә тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International