Киңәшмәдә Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе А.А.Панов, сәүдә оешмалары вәкилләре, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Спас муниципаль районының алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше буенча күрсәткечләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгече-эксперты Р.Ш. Кадыйровага күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Мактау грамоталары тапшырдылар.