Киңәшмәдә район башлыгы Ф.В.Мөхәммәтов, УСХиП башлыгы Д.С.Савинов катнашты. Урып-җыю эшләренең барышы, көзге чәчүнең барышы, туфракны төп эшкәртү, орлык салу, әче туфракны известьлау, терлекчелек, терлек азыгы әзерләү, хезмәтне саклау һәм техника иминлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.