2021 елның 29 июлендә Болгар шәһәрендә Спас җирле оешмасы "Армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте" төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе ТР ДОСААФ Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән берлектә "Автоледи" хатын-кыз автомобильчеләре арасында машина йөртү осталыгының район конкурсын уздырды. Бәйгедә теләге булган һәркем катнашты. Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призёрлар Кубок, грамота һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр.