Татар матбугаты тарихы интеллигенциянең иң яхшы вәкилләре - Ф.Әмирхан, Г.Тукай, Г.Камал, Г.Исхакый, Ш.Әхмәров, А.Х.Максуди, Ф.Туктаров һ.б. исемнәре белән бәйле. Алар матбугатта татар халкы язмышының, аның милли яңарышының кискен проблемаларын, мәдәниятне һәм мәгърифәтне үстерү мәсьәләләрен куйдылар, халыкларның тигез хокуклы булуы идеяләрен пропагандаладылар.
Татар периодикасы 115 елга сузылган юл узды. Аның тарихы 1905 елда Санкт-Петербургта мәгърифәтче, язучы, журналист һәм Көнчыгыш телләрдән тәрҗемәче Гатаулла Баязитов ярдәмендә барлыкка килгән «Нур» («Луч») газетасы чыгарылышы белән башлана. Шул ук елны «Казан мөхбире» газетасының татар телендә беренче саны чыга, ә 1906 елда «Йолдыз», «Азат», «Баянель-хак», «Тан Йолдыз» һәм «Азат халык»кебек басмалар барлыкка килә.
Балалар китапханәсенең уку залында ачылган «Татар периодикасы парады» күргәзмә-презентациясендә татар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга, балалар һәм яшьләр өчен татар телендәге заманча басмалар тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында әзерләнгән.