Күптән түгел генә "физик культура һәм спорт - начар гадәтләргә альтернатива"Бөтенроссия читтән торып уздырыла торган акциянең бөтенроссия этабына нәтиҗәләр ясалды.
Безнең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зәйнетдин улы әлеге конкурс дипломанты булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашу дәрәҗәсе шактый югары иде, чөнки Россиянең эре шәһәрләрендә яшәүче күп санлы катнашучылар белән беррәттән, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
"Физик тәрбия лидерлары" номинациясендә ул Омск, Тула, Калининград, Оренбург, Самара, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Камчатка крае һәм Ставрополь крае, Башкортостан Республикасы һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән башка катнашучылар белән дипломант булды.
Рәшит Зәйнетдин улын чираттагы уңышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!