Проект кысаларында фестивальнең концепциясе һәм тематик программасы эшләнде, проектның максатчан төркемнәре формалаштырылды, Татарстан Республикасы халыклары һәм Идел буе халыклары мәдәнияте белән танышу өчен мәйданчыклар, тематик зоналар оештырыла.
Фестивальдә милли костюмнар, көнкүреш һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Һәвәскәрләрне үз куллары белән ясарга чүлмәк ясау сәнгатенә, балчык савыт-саба һәм көнкүреш әйберләре ясау буенча традицион кул эшләренә, милли уенчыклар, традицион курчаклар һ. б. өйрәтәчәкләр.