Чарага 2 нче Болгар урта мәктәбе мәктәп яны лагере укучылары чакырылган иде.
Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы, Россиянең үз территориясен, дәүләт телен, үз законнарын, бөтен халык сайлаган Президентын бәйсез дәүләт булуы турында сөйләде.
Чара барышында “Минем Ватаным - Россия”, “Дәүләт символлары”, “Рус халык мәкальләре һәм әйтемнәре”, “Танылган шәхесләр”, “Россиянең истәлекле урыннары”, “Рус халык җырлары” станцияләре буенча сәяхәт формасында әдәби-танып белү викторинасы үткәрелде. Һәр станциядә балалар булган белемнәрен ныгытырга һәм яңаларын алырга мөмкинлек бирә торган биремнәрне үтәделәр. Чара барышында Ватан турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.