Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Кадерле кунаклар!
Сезне 12 июньдә Рабиги күлендә узачак татар милли бәйрәме Сабантуена чакырабыз.
Программада:
10:00 - йөгерек атлар чабышы (ипподром)
11:00 - Бәйрәмне ачу тантанасы, хөрмәтләү язгы кыр эшләре алдынгылары (концерт мәйданчыгы) Эстрада артистларының чыгышы.
Гөлнара Габидуллина, Әминә-йолдыз, Илнар Ялалов, Ләйсән Ялалова, Аяз Ялалов, Бәһрам.
«Казан кичләре» бию коллективы (дөнья халыклары биюләре) Казан шәһәре (концерт мәйданчыгы) Балалар Сабантуе,
концерт программасы (балалар мәйданчыгы)
Спорт-күңел ачу чаралары (мәйдан)
Күл буйлап көймәләрдә йөзү.
Милли йортлар.
Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе
11:45 - Сабантуй батыры исеме өчен билбау көрәше буенча ярышлар (мәйдан)
13:45 - Танецлар (концерт мәйданчыгы)
8:00 дән сәүдә хезмәте күрсәтү