Проект кысаларында:
- кунаклар һәм туристлар өчен беседкалар, лавкалар урнаштырылды,
- «Британкино» күле территориясен яшелләндерү өчен җиләк-җимеш агачлары ТР ДБУК "БГИАМЗ" хезмәткәрләре, «Спас» ДТКТ хезмәткәрләре, Болгар шәһәренең белем бирү учреждениеләре укучыларыннан волонтерлар, ТР Спас районының "Өченче буын университеты" клубы катнашучылары тарафыннан утыртылды.
Бу Болгар музей-тыюлыгы территориясендә өстәмә тарихи-экологик нокта булдырырга мөмкинлек бирде, ул киңрәк мәдәни ял итүгә, җирле җәмәгатьчелеккә һәм туристларга экологик культура тәрбияләүгә ярдәм итә.