Болгар балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучылары һәм укучылары кинобитапханә тамашачылары булдылар. Алар игътибарына "Балерина" анимацион фильмы тәкъдим ителде, ул Парижга үз хыялын тормышка ашыру — балерина булу өчен килгән яшь ятим Фелис турында сөйли. Ул башта алдау юлы белән, ә аннары үз тырышлыклары белән генә ирешә алмый. Ахырда ул чын балеринага әверелә. Кино күрсәтү балет, төп балет терминнары, дөньяда иң абруйлы дип танылган рус балеты, танылган рус балериннары һ.б. турында сөйли торган «Бию сәнгате» библиоинформинасы белән алып барыла. Чара тема буенча әдәбиятка күзәтү белән тәмамланды.