1 июнь - Балаларны яклау көне. Спас районында бу күркәм, күңелле көнгә багышланган чаралар узды. Бүген 16 мәгариф учреждениесендә җәйге мәктәп яны лагерьлары ачылды, һәм, әлбәттә, барлык учреждениеләрдә балалар өчен бәйрәм чаралары үткәрелде. Барлык балалар бакчаларында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм кичәләре үткәрелде.
Шулай ук бу көнне Үзәк паркта балалар иҗат йорты педагоглары әзерләгән «безнең бәхетле балачак» шәһәр бәйрәмен ачу тантанасы булды. Барлык катнашучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары - Солодянкина Е.В. котлады.
Балалар иҗат йорты, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге һәм «Регата»балалар техник иҗат станциясе педагоглары әзерләгән күңел ачу чараларына балаларны өч төркемгә бүлделәр.
Балалар бик теләп һәм дәртләнеп конкурсларда һәм ярышларда катнаштылар. Клоун Лелик яхшы һәм күңелле кәеф бирде. Бәйрәм ахырында балалар асфальтта җәйге вернисажга төсле акбурлар белән рәсем ясадылар. Җәй әле башланды гына һәм алда балаларны тагын бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә.