"Халык контроле"нә хокук бозулар турында хәбәр иттем - акча ал.

2021 елның 28 мае, җомга

Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр иткән ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар бүләкләү алырга мөмкин. Түләү күләме 1 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Законнарны бозу факты расланса, акча түләнәчәк.

Хәбәрнамәләрне «сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше»категорияләре буенча җибәрергә мөмкин.

Шәһәр һәм район халкына үз шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына юллау үтенече белән мөрәҗәгать итәбез. Сезнең шикаятьләр каралачак!!!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International