Социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс уздырыла. Яшьләр торак конкурсы ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек буларак үзен күрсәтте һәм Татарстан Республикасы яшьләрен яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, мәгариф һәм тәрбияләү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне катнашырга чакыра:
Иҗтимагый оешмалар активистлары;
- Яшьләр
- Татарстанның яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗади берләшмәләрдә катнашучылар;
- Яшьләр белән эшләү буенча башкарма комитетлар, учреждениеләр, яшүсмерләр клублары, яшьләр үзәкләре белгечләре;
- Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
- Белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләре;
Конкурста катнашу өчен кирәкле шарт – гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан ким булган гомуми мәйданы белән тәэмин ителешнең җыелма дәрәҗәсе. Конкурста катнашучының гаилә әгъзалары булып, Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча конкурста катнашучы белән бергә, аның балалары, ире таныла. Аерым очракларда башка туганнары, әгәр алар үз гаилә әгъзалары буларак милекче итеп кертелсә, конкурста катнашучының гаилә әгъзалары дип танылырга мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста җиңгән очракта сайлап алынган фатир өчен беренчел взнос гомуми бәясенең кимендә 10% ын тәшкил итә, шуңа бәйле рәвештә айлык түләүләрне вакытында түләү өчен гариза бирүченең тотрыклы җыелма кереме булу һәм катнашу критерие булып тора.
2021 елның 3 маеннан 31 августына кадәр Социаль ипотека программасы буенча торак алуга Конкурсның заявка кампаниясе уза. Конкурс “Татарстан Республикасы студентлары лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә уздырыла. Конкурста катнашу, гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасы яшьләр торак конкурсы» рәсми төркемендә (https://vk.com/mol_ipoteka) белергә мөмкин.