Чарада Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе В.А. Осокин, ТР Спас муниципаль районының икътисад буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Закирова Р.Р., Татарстан Республикасында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - шәхси эшмәкәр Н.Л. Гришкова һәм башкалар катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү, салым түләүләре керү, салым салуның патент системасы буенча салым законнарындагы үзгәрешләр, бизнес өчен буш урыннар һәм башка мәсьәләләр каралды.