2021 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Балалар иҗат үзәге» МБӨДО базасында «Традицион һөнәрләр нигезендә кул иҗатының арт-техникасы аша укучыларның иҗади активлыгын арттыру» темасы буенча республика семинар-практикумы узды. Семинарда Спас районы Балалар иҗат йорты укытучылары Гришина Н.В., Ермишина Е.П. һәм Симанова Ю.Н. катнашты. Түгәрәк өстәл вакытында Н.В. Гришина “Палитра” берләшмәсенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.