Ел саен үткәрелә торган акция инде 16 ел рәттән уздырыла.
Болгар шәһәренең үзәк урамнарында "Балалар иҗат йорты" МББУ һәм "2 нче номерлы Болгар урта мәктәбе" волонтерлары акция үткәрделәр. Узып баручылар, автомобилистлар, оешма хезмәткәрләре, кибет сатучылар һәм сатып алучылар Бөек Ватан сугышында җиңү турында хәтер символы буларак тасмалар алдылар.