Болгар музей-тыюлыгында туган тел көненә багышланган «Болгар - КвестТайм» муниципаль квест-уены узды.

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 - 2021 уку елына мәгариф бүлеге планы нигезендә 2021 елның 26 апрелендә «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы» ТР ДБУК базасында туган тел көненә багышланган «Болгар - КвестТайм» муниципаль квест-уены үткәрелде (алга таба - Квест-уен). Квест-уенда ТР Спас муниципаль районының 9 гомуми белем бирү учреждениесеннән 54 катнашучы катнашты. Шулай ук 16 кеше санында Квест-уенны оештыручылар һәм координаторлар да бар.

Квест-уен тулысынча Г.Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган иде.

Квест-уеннар башланганда укучылар конвертларда биремнәр алдылар. Командалар билгеле бер маршрут буенча тыюлык территориясендәге биремнәрне үтәделәр һәм үзләренең координаторларына хисап тоттылар. Координаторлар башкарылган эшләрне дөреслеккә һәм креативлыкка бәяләделәр. Координаторлар азагында барлык нәтиҗәләрне жюри әгъзаларына йомгак ясау өчен бирделәр.

Барлык командалар, оештыручылар һәм координаторлар Мәгариф бүлегенең дипломнары, грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International