2021 елның 14 апреленнән 16 апреленә кадәр Казан шәһәрендә нәфис гимнастика буенча «Салават Күпереннән югарырак» турниры узды.
Ярышларда Болгар, Алабуга, Казан, Мәскәү, Уфа, Саратов шәһәрләреннән 400дән артык гимнастка катнашты. Безнең кызлар шәхси программада һәм төркемле күнегүләрдә чыгыш ясады.
Кызлар шәхси программада түбәндәгеләрне алдылар:
- Козина Галина - III урын;
Ковальчук Дарья - 6 урын;
- Чуксина Валерия - 6 урын;
- Пашаева Жасмин - 6 урын;
Төркем күнегүләрендә безнең гимнасткалар III урынны яуладылар.
Барлык призерлар һәм җиңүчеләр медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.