Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, уңышлар теләде. Бүләкләр тапшырылды. Чара район Мәдәният йорты артистлары һәм балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгышлары белән үрелеп барды.