1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чараларның республика планын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 29 апрелендә 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.
Сорауларыгызны бирергә теләүчеләрдән 8 (84347) 3-13-27, 3-13-26 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.