2020 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә «iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумы узачак.

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Катнашырга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары чакырыла. Форум 2 000 кешене кабул итәргә планлаштыра. Катнашучылар 7 белем бирү сменасының берсен сайлап ала алалар: «Добролайф», «Яшәү урыны», «Минем бизнес», «Фән һәм технологияләр», «Киләчәк белән идарә ит», «ArtВолга» студентлар язы мәктәбе, «Практика» лабораториясенең Сменасы.

Форум программасы үз эченә, сменалардан алынган белем блокларыннан тыш, 4 пар кертәчәк: беренче пар SoftSkills ны («йомшак» күнекмәләр) эшләүгә юнәлдереләчәк, икенче һәм өченче парлар белдерелгән модульләр буенча тренинг сменасы кысаларында үткәреләчәк, дүртенче пар белем бирү өлешләрен Open Space форматында уздыруны күздә тота, анда түбәндәге юнәлешләр керә: иминлек, IT, экология, гаилә һәм ана булу, социаль проектлау, КВН, сәламәт яшәү рәвеше, финанс белеме, инклюзив шәһәрчек, сәясәт һәм креатив индустрия.

Гадәттәгечә Форум кысаларында проектлар конкурсы узачак. Ул үз эченә берничә юнәлешне ала:

- Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды проектлары конкурсы,

- Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның физик затлар арасында яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы.

Теркәлү 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Форумда катнашу өчен ivolgaforum.ru рәсми сайтында заявка бирергә, шулай ук "Россия яшьләре" АИСта теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International