2021 елның 19 апрелендә 8-00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәр Башкарма комитетында дүртенче чакырылыш "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлеге Советының чираттагы 7 нче утырышы булды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Болгар шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджетының 2020 елгы үтәлеше турында» хисабы расланды, «Җир салымы турында» 2020 елның 27 октябрендәге 2-4 номерлы Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Болгар шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы карарына үзгәрешләр кертелде.

Утырышта Татарстан Республикасы Спас районы прокуроры урынбасары Гайсин Фаил Фиргать улы, районның финанс-бюджет палатасы рәисе Устина Людмила Александровна, «Бухгалтерия исәбе һәм хисаплылык» МБУ җитәкчесе Любовь Александровна катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International