Ф.В. Мөхәммәтов Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас муниципаль районы буенча бүлеге ветераннары белән очрашу үткәрде.

2021 елның 16 апреле, җомга

17 апрельдә Россия Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераны көне билгеләп үтелә һәм агымдагы елда Россия Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары Советы һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ветераннар оешмасы төзелүгә 30 ел тула.

Бу дата уңаеннан Фәргать Вагыйзович Эчке эшләр министрлыгы системасында озак еллар намуслы хезмәте, ветераннар оешмасында актив эше өчен Спас муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International