«Халык контроле» нә кергән хәбәрләр гражданлык позициясен күрсәтергә, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Моның өчен алкоголь базарының бердәм социаль порталы булдырылды: порталда теркәлгән гражданнар «Халык контроле» бүлегенә керә һәм Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактын раслаган очракта, хәбәрнамә бирә алалар.
Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин: «Сәүдә кагыйдәләрен бозу» (22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр чорда алкоголь сату; лицензиясез, стационар булмаган сәүдә объектында алкоголь продукциясен сату; контрафакт алкоголь продукциясен сату; «икеле билгеләнештәге» спиртлы сыеклыкларны сату);
«Җәмәгать туклануы» (җәмәгать туклануы предприятиесенең алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булмавы; алкоголь продукциясен сатучы җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары янындагы территорияләрдә урнашуы); "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яисә) аларның әйләнеше" (яшерен цехларда, гаражларда һәм башкалар), алкогольле һәм спиртлы продукцияне зур күләмнәрдә агызу, эшкәртү; легаль булмаган алкоголь продукциясен (шул исәптән чит илдән) йөртү (контрабанда).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәрнамәләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү үткәргәннән һәм закон бозу фактын раслаганнан соң мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләрне башкара.
«Халык контроле» ндә барлык хат алу катгый конфиденциальлек режимында гамәлгә ашырыла һәм мәгълүматны йөз процентлы яклауны гарантияли.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 5 мөрәҗәгать керде, алар расланмаган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы