Спас муниципаль районының Өчкүл урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

2021 елның 9 апреле, җомга

Депутатлар мәктәп укучыларына шахмат җыелмалары һәм шахмат сәгатьләре тапшырдылар.

"Шахмат уены логиканы үстерә, сезне дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтә. Бу уенның барлык нечкәлекләрен тизрәк белүегезне телим", - дип теләде укучыларга депутат, Өчкүл авыл җирлеге башлыгы Наталья Емелюшина. Мәктәп укучылары мондый файдалы бүләкләр өчен депутатларга рәхмәт белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, Бердәм Россия депутатлар фракциясе район мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу буенча юл картасын эшләгән иде, аның нигезендә апрель ахырына кадәр алар һәр мәктәптә ачылачак.

Бүгенге көндә 7 мәктәптә шахмат зоналары җиһазландырылган һәм ачылган. Әйтергә кирәк, проектта депутатлар гына түгел, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International