Җыелышта ТР Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Тюнев С.И., ТР Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе В.А.Осокин, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре, шулай ук башка җаваплы затлар катнашты.
Сораулар булды:
- йорт янындагы территорияне җыештыру өчен түләүне исәпләү;
- 01.09.2020 елдан җылылык өчен түләүне исәпләү үзгәрүе;
- вентиляция каналларына һәм төтенлекләргә техник хезмәт күрсәтү өчен түләүләрне 01.07.2021 ел белән исәпләү;
- газ җиһазларына хезмәт күрсәтү кагыйдәләре, көнкүрештә газдан имин файдалану;
- күпфатирлы торак йортларга хезмәт күрсәтүгә бәйле башка проблемалар.