2021 елның 08 апрелендә 10:00 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүмати вебинарга түбәндәге темага чакыра: «2020 елда шәхси эшмәкәрләр тарафыннан физик затлар керемнәренә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (3-НДФЛ формасы). Милекне сатканда 3-НДФЛ формасында декларацияләр тапшырмаганда салым контроле ".
Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/36629829/8417857
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча һәм ачылган биттә «катнашачакмын»дип басарга кирәк.