Проект 2020 елда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грант акчаларыннан файдаланып гамәлгә ашырыла.
Проект кысаларында спорт-сәламәтләндерү, ял итү мәйданчыклары булдыру өчен җиһазлар һәм тренажерлар сатып алынды, ул Спас районының өлкән яшьтәге кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрүгә, актив яшәү рәвешен озынайтуга ярдәм итәчәк. Җиһаз Болгар шәһәренә китерелгән. Монтаж эшләрен май уртасына кадәр тәмамлау планлаштырыла.