2021 елның 26 мартында Спас районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы В.А. Осокин рәислегендә Спас районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде.
Комиссия утырышында РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле, Чистай шәһәре, район прокуроры урынбасары катнашты. Утырышта социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә террорчылык һәм экстремистлык чагылышларын булдырмау буенча профилактика субъектларының үзара хезмәттәшлегендә проблемалы мәсьәләләр каралды, “Болгар шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе тыңланды, объектларның техник яктан ныгуындагы җитешсезлекләрне бетерү буенча районның кайбер оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләренә бурычлар куелды.