2021 елның 20-21 мартында Түбән Кама шәһәрендә нәфис гимнастика буенча «Йолдызлар балкышы» спорт клубы турниры булып узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән: Болгар, Алабуга, Әлмәт, Тольятти, Казан, Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләреннән 300 дән артык гимнастка катнашты.
Безнең кызлар шәхси программада һәм төркемле күнегүләрдә чыгыш ясадылар. Шәхси программада кызлар җиңде:
- Козина Галина-I урын;
- Гомәрова Эмилия-I урын;
- Ковальчук Дарья-II урын;
- Мокроусова Ясминә-II урын;
- Чуксина Валерия-II урын;
- Бердникова Александра-II урын;
- Пашаева Ясмин-III урын;
- Әхмәтсафина Диана-III урын
Төркемле күнегүләрдә безнең гимнастлар II урынны яуладылар.
Барлык призерлар һәм җиңүчеләр медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Кызларга киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!