2021 елның 23 мартында Антоновка авыл җирлеге базасында "Витязь" спорт комплексында 2003-2004 елгы, 2005-2006 елгы, 2007-2008 елгы, 2009-2010 елгы мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча ярышлар узды.
Ярышларда Антоново урта мәктәбе, 1 нче Болгар урта мәктәбе, 2 нче Болгар урта мәктәбе, «Танкеево урта мәктәбе» МБББУ, «Болгар кадет интернат-мәктәбе» укучылары катнашты.
Ярышларны тантаналы төстә ачып җибәрделәр, судья алдагы очрашуда уңышлар теләде. Балалар ярыш процессына бик җаваплы керештеләр. Беренче уеннарда ук җиңүчеләр билгеләнде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча I урынга Антоново урта мәктәбе укучылары чыкты, II урынга киеренке көрәштә Танкеевка урта мәктәбе укучылары чыкты һәм III урынга «2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары чыкты.
Җиңүчеләр командасы Кубок белән бүләкләнде. Мәйданчыкка беренче тапкыр чыккан барлык балаларга да уңышлар телисе килә.
Ярышларның баш хөкемдары-Шәмсетдинов Ф. И.; баш сәркатип – Юзеев И. М.