Икеайлык үткәрү турында.

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 2 мартындагы 357-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, Спас районы территориясен санитар чистарту мәсьәләсен хәл итү һәм халыкның санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлегенә җавап бирә торган халәткә китерү максатларында, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы территориясендә икеайлык үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаб булдырылды.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының рәсми сайтында уздырыла торган чараларны яктырту оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International