Ярышларда Татарстан Республикасының 19 районыннан 212 спортчы катнашты. Спас районы командасыннан самбо буенча тренер В.Ф.Борюшкин җитәкчелегендә 19 спортчы катнашты. 34 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны Ямщикова София (Антоновка) алды. 3нче урынны Кирилл Анастасия (Болгар) яулады. 43 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны Минкина Азалия (Антоновка) алды. 47 кг авырлык категориясендә 3 урынны Егорова Ангелина (Антоновка) алды. 51 кг авырлык категориясендә 5 нче урынны Пелагеина Елизавета (Болгар) алды. 65 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны Фәйзрахманова Айгөл (Антоновка) алды. Җиңүчеләр май аенда Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә узачак самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә барачак.