Фестиваль алтынчы ел уза. Фестиваль-конкурсның максаты: Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында балаларның һәм яшүсмерләрнең сәнгать-эстетик иҗатын үстерү. Фестивальдә Спас районы гомуми белем бирү оешмалары укучылары, иҗат коллективлары катнашты.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча узды: хореография, халык вокалы, халык ансамбле, нәфис уку, мода театры, театр иҗаты, өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Шигырь канатлары», иҗади гаилә, декоратив-гамәли иҗат. Фестивальдә районның 160тан артык укучысы катнашты. Бүгенге конкурста җиңүчеләр 1 апрельдә шәһәребездә республика конкурсының зона этабында район данын яклаячак.