"Халык контроле"нә хокук бозулар турында хәбәр иттең - акча ал.

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр иткән ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар бүләкләү алырга мөмкин. Түләү күләме 1 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Законнарны бозу факты расланса, акча түләнәчәк.

Хәбәрнамәләрне берничә категория буенча җибәрергә мөмкин: «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз җитештерү һәм (яисә) аларның әйләнеше». Шәһәр һәм район халкына үз шикаятьләребезне һәм мөрәҗәгатьләребезне Халык контроле системасына җибәрүне сорап мөрәҗәгать итәбез. Сезнең шикаятьләр каралачак!! Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International