Уен барышында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә, явыз тылсымчы тарафыннан яшерелгән сюрпризны эзләп табу өчен, төрле биремнәрне (табышмаклар, лабиринтлар, музыкаль һәм башкалар) башкарып, этаплап хәрәкәт иттеләр.
Башкарылган һәр бирем өчен балалар пазларның бер өлешен алганнар, ул ачкыч булып чыккан. Барлык биремнәр үтәлгәннән соң, пазлның барлык кисәкчекләре җыелды, ачкыч сюрпризның ишек артында булуын, анда чәчәк эленеп торуын әйтте. Сюрприз чәй эчү булды. Балалар канәгать калдылар һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.