Болгарда 2008-2009 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы узды.

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Турнирда 8 команда катнашты. Турнирда катнашучылар: хезмәт (Чистай), Аксу (Аксубай), Кама (Лаеш) Яңа Чишмә, Факел (Нурлат), Темп (Алексеевск), Актай (Баз. Матаки) һәм дулкын (Болгар). Командалар 4әр команда буенча 2 төркем бүленеп бирелде. Беренче уенны Дулкын Яңа Чишмәне 3:0 исәбе белән отты. Икенче уен Актай командасы белән 1:1 исәбе белән тәмамланды. Факел командасы белән матчта шундый ук нәтиҗә белән тәмамланды. Беренче уен көне нәтиҗәләре буенча, Дулкын командасы үз төркемендә 1 урынны яулады. Уенның икенче көне инде очышка иде. 1/4 финалда Темп командасы белән очраштык. Төп вакыт 0:0 исәбе белән тәмамланды. Пенальтилар уздык, аларда Дулкын командасы көчлерәк һәм уңышлырак булды, исәп 8:7. 1/2 финалда кискен көрәштә Дулкын Аксу командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Хәлиткеч матч та Кама (Лаеш) командасы белән узды. Уен бик киеренке булды. Төп вакыт 1:1 исәбе белән тәмамланды. Шулай ук пенальтилар да булды. Аларның нәтиҗәләре буенча Дулкын командасы көчлерәк булып чыкты. Исәп 5:4

Дулкын командасы 1 урынны алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International