Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» мастер-классы конкурсының муниципаль этабы

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

 2021 нче елның 24 нче февралендә Болгар шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-классы конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста Спас муниципаль районының 6 гомуми белем бирү оешмасыннан 6 туган (рус, татар) теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Катнашучылар Туган тел һәм әдәбияттан дәресләр фрагментларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар Спас муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең грамоталары белән бүләкләнделәр:

1 урын - Кузьмина Мәдинә Әхәт кызы, Антоновка урта урта гомуми белем бирү мәктәбе,

2 урын – Балакирева Людмила Виктор кызы, «Болгар шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

3 урын - Вәлитова Рәмзия Рөстәм кызы, «Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе»

3 урын - Хәйдәрова Сания Барый кызы, «Өчкүл урта гомуми белем бирү мәктәбе»

 Шулай ук конкурста катнашучылар активлыклары өчен Спас муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International