Брест крепосте Герое А. Ф. Наганов призына баскетбол буенча традицион турнир

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2021 елның 21 февралендә Иске Майна районының Кызыл Елга авылында Брест крепосте Герое А.Ф. Наганов призына баскетбол буенча турнир узды.

Турнирда 5 команда катнашты:

1. Болгар шәһәре;
2. Кызыл Елга авылы (1);
3. Кызыл Елга авылы (2);
4. «Драйв» (Иске Майна);
5. "Судак" (Иске Майна);
Уеннар түгәрәк система буенча узды. Безнең егетләр барлык уеннарда да шактый ышанычлы җиңүгә ирештеләр, тик соңгы уенда гына, Турнирның төп командасы "Кызыл Елга" (1) белән, бераз йомшарырга мөмкинлек бирделәр, ә аннары, җыелып, уенны Җиңүгә җиткерделәр.

Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Болгар шәһәре командасы;
2 урын - “Кызыл Елга (1)” командасы;
3 урын - "Драйв" (Иске Майна).

Безнең команда составында түбәндәге уенчылар катнашты:
- Огневский Руслан;

- Мөхетдинов Илья;

- Зарифуллин Андрей;

- Тегулев Алексей;

- Мулинов Сергей;

Гладков Никита;

Гладков Степан;

- Зиннәтуллин Данис


Команданы Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Кузнецов Юрий Евгеньевич әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International