2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Быелгы кысаларда, 19 февральдә “Антошка” балалар бакчасында, балалар китапханәсендә эшләүчеләр тарафыннан туган телгә карата хөрмәт белән карау максатыннан, “Тел һәм традицияләр дөньясында бала” дигән танып-белү сәгате үткәрелде.
Укучылар әлеге темага презентацияне бик зур кызыксыну белән карадылар, ул дәресне кызыклырак һәм танып белү белән ясарга ярдәм итте. Китапханәче балаларга һәр телнең матур һәм бай булуы, туган телеңне яратырга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук төрле милләт киемнәрен күрсәттеләр, халыкларның мәдәнияте, бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләштеләр, шулай ук “Түбәтәй” татар халык уенында һәм “Колобок” чуваш халык уенында уйнадылар.
Чара ахырында “Дөнья халыклары”, “Россия халыклары”, “Безнең ватан - Россия” һ.б. китапларына күзәтү ясалды, шулай ук балалар татар милли ризыклары чәк-чәк белән сыйландылар.