"Олипм" спорт мәктәбе" тренеры Сәгыйров Ришат билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирында призлы урын яулады

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2021 елның 19-20 февралендә Теләчедә билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Әлеге ярышлар үз авырлыгында 1 нче урынны алган спортчыларга билбау көрәше буенча Россия спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелә. Шуңа бәйле рәвештә әлеге турнир ел саен төрле төбәкләрдән бик күп спортчылар җыя. Быел әлеге турнирда Россиянең 25 төбәгеннән 250 гә якын спортчы катнашырга теләк белдерде. Әлеге турнирда "Олипм" спорт мәктәбе тренеры Сәгыйров Ришат 100 килограммга кадәр үлчәмдә 3 урынны яулады, анда Россиянең төрле төбәкләреннән 11 көрәшче катнашты. Бу зур уңыш белән Ришатны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм зур җиңүләр телибез. Алда безнең Мәскәү шәһәрендә апрель аенда узачак Россия кубогында һәм Геленджик шәһәрендә июль башына планлаштырылган Россия чемпионаты катнашу өчен ныклы әзерлек тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International