Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов мәктәп ашханәсендә булды

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Президентының мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыруны тикшереп тору турындагы йөкләмәләрен үтәү кысаларында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе C.Е. Иванов һәм Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары С.И. Тюнёв 2 нче Болгар урта мәктәбе ашханәсендә булдылар. Тикшерүчеләр меню, пешекчеләрнең хезмәт шартлары белән танышты, шуннан соң мәктәп укучылары өчен әзерләнгән ризыкларны дегустацияләделәр.

Сергей Евгеньевич билгеләп үткәнчә, төшке аш бик сыйфатлы һәм тәмле әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International