Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов мәктәп ашханәсендә булды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыруны тикшереп тору турындагы йөкләмәләрен үтәү кысаларында Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов һәм мәгариф бүлеге башлыгы А.Н. Ермилин 17 февральдә 2 нче Болгар урта мәктәбендә булдылар. Тикшерүчеләр меню, пешекчеләрнең хезмәт шартлары белән танышты, шуннан соң мәктәп укучылары өчен әзерләнгән ризыкларны дегустацияләделәр.

Фәргать Вагыйз улы һәм Александр Николаевич төшке аш бик сыйфатлы һәм тәмле әзерләнгән, дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International